- зәңгәр
- Яшел белән күк арасындагы төс; күк йөзенең бик аяз көндәге ачык төсе күлмәгемнең зәңгәре күлләр кебек. ЗӘҢГӘР ЧӘЧКӘ, ЗӘҢГӘР КҮЗ – Гадәттә арыш басуында үсә торган ачык зәңгәр чәчәкле үлән; рус. Василек. ЗӘҢГӘР СӨТ – Өсте җыеп алынган сыек сөт. ЗӘҢГӘР ТАҢ – Таң ату алдыннан була торган вакыт; төн белән көн арасы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.